Офис җиһазлары

+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)

 

Офиста зарядка 

Офистагы уңайлылык теләсә кайсы коллективтагы эшләү сәләтенә йогынты ясый. Әгәр дә хезмәткәр көн дәвамында уйланылганны эшләргә өлгермәсә, һәр вакытта да ул начар эшче дигән сүз түгел. Моңа, тиз ардыра торган начар эш урыны сәбәпче булырга мөмкин. Дөрес уйланылмаган эш урыны кирәксез һәм артык хәрәкәтләргә, энергия бетүгә китерә.   

Офис күнегүләре көнгә бер тапкыр ясалырга мөмкин. Моның өчен эш вакытынң 15-20 минутын кызганмаска кирәк. Иң яхшысы күнегүләрне көн уртасында ясау. 

Башка юл белән барырга да булла – эш вакытына аерым күнегүләрне кертү. Мисал өчен компьютер алдында утырганда өстәл астында аякларны язарга мөмкин. Кабинеттан кешеләр чыгып киткәч, берничә тапкыр чүгеп алырга, иелергә булла. 

Утырган килеш эшләнә торган күнегүләр арганлыкка, күз күреме бозулуга, арка авыртуларына, геморройга, аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган җенес әгъзалары системасының бозылуына каршы бер дигән чара. Гадәти күнегүләр гомуми халәтне яхшырта, эшчәнлекне арттыра, тән һәм акылны уята. 

Офисны спорт залына әверелдермәс һәм хезмәттәшләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен, түбәндә эш кәнәфиендә генә башкарырга мөмкин булган күнегүләр китерелә. 

1. Башны як-якка ию

2. Башны бору

3. Иякне тартып башны ию

4. Терсәкләрне тарттыру.

5. Алга таба иелү

6. Тирән итеп тын алу. Күзләр өчен ял

7. Җилкәләрне тарттыру

8. Билне язу

9. Як-якка иелү

10. Кулларны тарттыру

11. Җилкәләрне әйләндерү - өскә, артка, аска, алга. Кирегә әйләндерү – аска, алга, өскә, артка.

Бастырып чыгаруPDF йөкләргә