Офис җиһазлары

+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)

 

Эш урынын эргономикалау кагыйдәләре

Без тормышыбызда эргономика сүзен ешрак ишетә башладык. Нәрсә соң ул эргономика, заманча офиста ул нигә кирәк? Иң элек, әйдәгез, эргономиканың ни икәнен төшеник. Ул – кеше эшчәнлеген, эшчәнлек кораллары һәм чараларын, үзара мөнәсәбәтләре процессында әйләнә-тирәлекне комплекста өйрәнүче фән.  

Эргономиканың төп максаты – эш процессында эффектлылык, куркынычсызлык һәм уңайлылыкны тәэмин итү.Икенче төрле итеп әйткәндә, кешенең эш вакытында аруын киметү һәм сәламәтлеген саклау шартлары тудыру. 

Офисның уңайлылыгы эш урыны эргономикасы һәм офис киңлекләрен файдалы итеп планлаштырудан тора. Соңгысының нигезе – һәр хезмәткәр аерым эффектлы эшләсен һәм командада икәнен дә онытмаслык итеп эш зонасын дөрес итеп бүлүдән тора. 

Офис уңайлылыгы һәр коллективның эшчәнлегенә хәл иткеч йогынты ясый. Әгәр дә хезмәткәр көн дәвамында уйланылганны эшләргә өлгермәсә, һәр вакытта да ул начар эшче дигән сүз түгел. Моңа, тиз ардыра торган уңайсыз эш урыны сәбәпче булырга мөмкин. Дөрес уйланылмаган эш урыны кирәксез һәм артык хәрәкәтләргә, энергия бетүгә китерә.   

Өстәл сайлау – иң җаваплы бурыч

Эргономика таләпләренә җавап бирә торган өстәлләр сайлап алу мөмкинлеге тәкъдим ителергә тиеш.

Бүлмә киңлекләре җитмәү проблемасы туры килхче форма, өстәл үлчәмнәре, сөяп куела торган һәм тиз хәрәкәтләнә торган тумбалар сайлап алу юлы белән хәл ителә.  

Җиһазларны уңышлы урнаштыру түбәндәге принципларга нигезләнә: көнлек эш вакытында кирәкле булган киштәләр, тумба һәм шкафлар кул сузымы ераклыгында урнаштырылырга тиеш. Җиһазларны шул тәртиптә урнаштыру бушка энергия түгүдән саклый һәм барлык көчне эшкә юнәлтүгә китерә. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, эргономика нормаларын саклау эш вакытының 30%ын экономияләргә, әлбәттә инде шул кадәр үк хезмәт эшчәнлеген арттыруга китерә. 

Офис хезмәткәренең тулысынча эшкә бирелгәнлеген булдыру өчен төрле өстәмәләр, улаклар, предметлар кую урыны, шулай ук функцияле аксессуарлар да таләп ителә. Әмма алар белән өстәлне тутырырга кирәк дигән сүз түгел. Иң кулае – “барысы да кул астында” принцибы буенча урнаштырылган элмә киштәләр яки тәгәрмәчле тумбочкалар куллану.  

Эргономика өлкәсендә эшләүче экспертлар фикеренчә, стационар яки тиз хәрәкәтләнә торган, төрле биеклектә һәм төрле дәрәҗәдәге үтәкүренмәле бүлгеләр куллану иң яхшы нәтиҗәләргә китерә. Мондый төр корылмалар офисны тулысынча үзгәртергә, хезмәткәрләргә игътибар тупларга, уңайлы эш урыны булдыруга сәбәпче. 

Өстәл бүлгеләре һәр хезмәткәргә игътибар туплау өчен шәхси офис киңлеге булдыруга китерә

   Еш кына куелачак җиһазларны сайлаганда эре предметларга игътибар бирелә, шкаф, стеллаж кебек җиһазлар иң беренче игътибарны җәлеп итә, шуңа күрә офис имиджы өчен мөһим дип санала. 

Шкафлар сайлаганда, алар биеклеге буенча төрле вариантларда булуы, гадәти ишекле яки күп функцияле тартмаларлы булуы мөһим, җыелмада шулай ук шкаф-баганалар да булырга тиеш. 

Җиһаз эшләнмәләрендә тиешле игътибар бирелмәгән тагын бер параметр бар – җиһаз тоткасы. Тоткалар өчен шулай ук төгәл һәм кырыс таләпләр бар. Шул таләпләр үтәлгән очракта кулланучы бармагын сындырмаячак. 

Бармаклар белән тотканда уңайлы булсын өчен деталь үлчәмнәре

Уч белән тотканда уңайлы булсын өчен деталь үлчәмнәре

Тотка – ул кыска вакытлы хәрәкәт вакытында кул белән басу, тоту өчен махсус ясалган предмет яки аның өлеше. Җиһаз конструкциясендә тоткаларның төрле төре кулланыла. Формасына карап, аларга үз исемнәре дә бирелгән: тотка-төймә, тотка-планка, тотка-кабырчык, тотка-рейлинг.

Офиста эшләүче хезмәткәрләр эш вакытының 90 %ын өстәл артында утырып үткәрә. Беренче карашка әлеге статистика мөһим түгел, әмма утырган халәттә, басып тору белән чагыштырганда, арканың аскы өлешенә биш тапкыр күбрәк басым төшүен исәпкә алганда, борчылырга урын бар.  

Табурет яки гади урындыкта сәламәтлеккә зыян килмәслек итеп нибары 15 минут кына утырырга мөмкин. Куркынычсыз урындык култыксалы булырга тиеш. Анатомик формадагы тыгыз аркалык умыртка баганасына йөкләнешне киметүгә китерә. Нәтиҗәдә, кәнәфигә тигән гәүдә өлешләре тигез йөкләнеш ала.   

Гомумән, озак утырып эшләү кеше сәламәтлегенә сизелерлек зыян китерә: сез бөкрәеп утырасыз, алга таба иеләсез һәм умыртка баганасы кәкрәя; сез җилкәләрне күтәрәсез, куллар даими рәвештә бөгелгән, һәр вакыт тартылган, әлбәттә инде, алар авырта башлый; кан тамырларын кысу нәтиҗәсендә йөрәккә көч килә; кул чуклары сеңерләре тартыла; ә инде күз күреме начараю турында әйтеп тә торасы юк. Әгәр дә сезнең аяклар идәнгә тиеп тормый икән яки сез һәр вакыт бер позада утырасыз икән, тромбофлебит килеп чыгуы шиксез. Аяклар вакытның күп өлешендә табаны белән идәндә булырга тиеш. Аяклар өчен бу мөһим халәт. Бу проблеманы чишүдә, аяк мускулларындагы йөкләнешне киметү максатыннан махсус ясалган эшләнмә ярдәмгә килә. Аяклар кую урынының платформасы ирекле хәрәкәтләнә, аяклардагы кан әйләнешен яхшырту максатында уңайлы итеп куярга мөмкин. Аяк кую урыны биеклеге буенча көйләнә алырга һәм массаж ясый торган өслекле булырга тиеш. Җилкә мускулларындагы йөкләнешне киметү өчен мониторны өстәл өстенә күтәрүче махсус җайланма булдыру мөһим. Умыртка баганасының дөрес торышын саклау өчен, әлбәттә инде, көйләү мөмкинлеге булган кәнәфи мәҗбүри.   

 

 

Нәтиҗә: «Синтекс» компаниясе офис җиһазларын проектлаганда һәм җитештергәндә эргономиканың югарыда санап үтелгән кагыйдәләренә буйсына. Безнең эшләнмәләр кулланганда кеше сәламәтлеген саклап кына калмый, хезмәт җитештерүчәнлеген дә арттыруга китерә.

Бастырып чыгаруPDF йөкләргә