Офис җиһазлары

+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)

 

Эш киңлекләрен офис җиһазлары белән проектлау этаплары һәм кагыйдәләре.

Офистагы уңайлык эш урынын эргономик итү һәм, гомумән, офис киңлеген файдалы итеп планлаштырудан тора. Соңгысының нигезе – һәр хезмәткәр дә нәтиҗәле итеп эшли алсын һәм шул ук вакытта командада икәнен дә онытмаслык итеп эш зонасын бүлә белүдә. 

Офис җиһазларын проектлау һәм урнаштыру процессын җиңеләйтү һәм тизләтү өчен, бүлмәдә үлчәүләр алгач, җиһаз өстәлләрен ничек урнаштыруны, хезмәткәрләр санын, аларның эш үзенчәлекләрен хәл итәргә кирәк

Урнаштыру вариантлары:

2 эш урыны

3 эш урыны

4 эш урыны

Урнаштыру тибы билгеләнгәч, зәвыкълылыкны, бюджет хәлен истә тотып офис җиһазлары серяисен сайларга кирәк. Аннан соң, сайланган серия, урнашытру тибын истә тотып, бүлмә үлчәмнәренә салына. Җиһазлар урнаштыруны өстәлләрдән башларга кирәк (өстенлек аларны уртага куюга бирелә, бу очракта дивар буйлап шкафлар өчен урын була). Бу этапта офис бүлгеләре һәм бүлгеләр сыйфатында шкафлар буллу мөмкинлеген дә карарга киңәш ителә. 

шулай ук башка төрле өстәмәләр

эш урынында «барысы да кул астында» принцибы буенча уйланылган өстәмә элементлар.

Монитор кую урыны

Телескопик улак

өстәл җыелмасы

кәгазьләр өчен элмә киштә

струбциналарда универсалькиштәх

өстәл җыелмасы

Кабель-канал

системалы блок кую урыны

Элгеч

газет һәм журналлар тоту урыны

Офис җиһазлары сайлаганда, бюджет хәлен һәм сайланган серия стилен истә тотып, офис өчен урындык һәм кәнәфиләр, аяклар кую урынын сайлау да мөһим. 

Бүлмәдә шкафларны берәмләп тә, төркемләп тә урнаштырырга мөмкин. Өстәмә күләмле саклау чаралары булдыру өчен шкаф өстенә антресольләр дә урнаштырырга була.

16 мм калынлыктагы стандарт киштәле шкафлардан тыш, ныклырак конструкцияле 22 мм һәм 25 мм калынлыктагы ДСП киштәләр дә ясатырга мөмкин. 

Киемнәр өчен шкаф ике төрле булла: тар һәм кырый элгечле (кимендә өч кеше киемен сыйдырышлы) һәм киң, гади элгеч-штангалы (кимендә алты кеше киемен сыйдырышлы)

Кием шкафы ишеге эченә эленә торган көзге турында да истә тоту мәслихәт, шулай ук өстәмә элгечләр, идәнгә куела торган элгечләр дә артык булмас.

Элгеч

Элмә көзге

Костюм өчен элгеч

Кием өчен элгеч

Газет һәм журналлар өчен тоткыч

Папка һәм документларны ишелеп төшүдән саклау өченкитап тоткычлар кулланырга булла.

Шкафларны урнаштырганда шунысын да истән чыгармаска кирәк, документлар сакланучы шкафлар эш урынына якын булганда, тиешле документны эзләүгә вакыт азрак китәчәк. 

Эчке почмакта шкафлар тоташкан урында, киңлекне файдалы итеп кулану максатында, почмак элементларын кулланырга кирәк

Почмак өчен шкаф-багана ике шкафны кушканда тышкы почмакны бизәү өчен дә, шкафлардан торган композицияне тәмамлау өчен дә кулланыла ала.

Алдагы максат – киңлекнең һәр сантиметрын һәм бүлмә күләмен тутыру өчен җиһазның күпсанлы элементларын һәм предметларны кулану. Үтеп йөрү кыенлашмасын һәм шкаф ишекләре тиешенчә ачыла алсын өчен җитәрлек урын калдыру мәслихәт (ким дигәндә 80 см).  

Сез сайлаган җиһазлар сериясендәге стандарт элементларны кулланып булмаган очракта, гомуми стильлгә туры килә торган предметларга заказ бирергә була. 

Кайсыбер бүлмәләрдәге куышларны киемнәр яки документлар өчен шкаф-купе ярдәмендә тутырырга булла. 

Ял итү һәм азык-төлекләр саклау почмагын гомуми стильгә туры килә торган итеп кече кухнялар белән җиһазларга мөмкин. Ашханәләр өчен махсус «Гармония» урындыклары, универсаль өстәл, өстәл-китаплар бер үк вакытта сөйләшүләр алып бару өстәле дә булла ала. Арткы ягы ДСПдан эшләнгән шкаф үзенчәлекле бүлге ролен үтәргә сәләтле. 

Кече-кухня

Универсаль өстәл

Өстәл-китап

"Гармония" урындыгы

 

Әлеге кагыйдәләргә колак салып, сез файдалы планлаштырылган офис һәм тиешенчә тутырылган эш урыннарына ия буласыз.

Бастырып чыгаруPDF йөкләргә