Офис җиһазлары

+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)

Компания турында

"Синтекс" сәүдә-җитештерү компаниясе офис өчен җиһазлар эшләү, аларны берәмләп һәм күмәртәләп сату буенча махсуслашкан.

Биредә иң яхшы җитештерү технологияләре клиентларга яхшы хезмәт күрсәтү белән үрелеп бара. Эшләп чыгарыла торган продукция төрлелеге, һәрвакыт яңартылучы модельләр рәте, җиһазларның яңа серияләрендә чагылучы заманча үзгәрешләр – барысы да төрле зәвыклы сатып алучыны канәгатьләндерә. Без тәкъдим иткән җиһазлар сыйфаты кулланучылар тарафыннан гына түгел, җиһазлар бизнесы экспертлары тарафыннан да югары бәяләнә. 

Җитештерү турында

Сыйфатлы җиһаз җитештерү өчен кулланыла торган материаллар һәм фурнитура элементлары бик яхшы булырга тиеш. Без нәкъ шундый материаллар гына кулланабыз.

Материалларны эшкәртү, фурнитура элементларын монтажлауда кулланыла торган заманча җиһаз һәм технологияләр безгә югары куллану стандартлары сыйфаты һәм эргономикага туры килә торган җиһазлар эшләргә мөмкинлек бирә.

1500 кв.м дан артык мәйданны биләгән җитештерү комплексы югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән, шул исәптән числолы программалы идарә итү детальләрне сыйфатлы итеп эшкәртергә, зур күләмле заказларны да кыска вакыт аралыгында үтәргә мөмкинлеге бирә.

«Синтекс»Компаниясе « технологик җиһазларны сайлаганда SСМ Италия машина төзү корпорациясенә өстенлек бирде. Аның станнары материалны эшкәрткәндәге төгәллеге һәм сыйфаты белән аерылып тора.