Офис җиһазлары

+7 8555 42-05-86
(күп каналлы)


   Әгәр дә җитештерүдәге күп кенә бизнес процессын сыйфат күтәрү алымнарына нигезләнеп арттыруга ирешелсә, офис һәм административ җитештерүчәнлеген арттыру эффектлы булла алмый. Офис чыгымнарын җитештерүдәге югалтуларсыз киметү – күп кенә предприятие белгечләре өчен хәл итеп булмаслык бурыч. Башка компанияләр исә офис тирәлеген яхшырту потенциалын офис-кайдзен. алымында күрә.

Офис-кайдзен.офис операцияләрен, эффектлылыкны арттыру, сыйфат һәм офис җитештерүчәнлеген, административ процессларны арттыру исәбенә стратегик өстенлеккә әверелдерүдә күрә.

танышырга киңәш итәбез:

Уильям Ларо «Офис Кайдзен: Преобразование офисных операций в стратегическое преимущество.» («Офис Кайдзен: Офис операцияләрен стратегик өстенлеккә әверелдерү.»)

«Бережливый офис» («Сакчыл офис») (авторлар: Дон Тэппинг, Энн Дан)

«5s для офиса. Как организовать эффективное рабочее пространство» («5s офис өчен. Ничек итеп эффектлы эш киңлеген булдырырга») (авторлар: Том Фабрицио, Дон Тэппинг)

Офис тоту чыгымнарын киметү һәм хезмәткәрләрнең җитештерүчәнлеген 30 % ка арттыру өчен проктлау кагыйдәләренә нигезләнергә кирәк: иң элек макро (урнаштыру, аннары инде микро (эш урынын оештыру) дәрәҗәсендә. Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген кайгырту максатында эргономика кагыйдәләренә нигезләнергә киңәш ителә.

Шул ук вакытта офис җиһазларының бүлмә предметы гына түгел, ә бәлки офиста эшләүче хезмәткәрләрнең җитештерү чарасы икәнлеген дә онытмаска кирәк.

Офис җиһазларын дөрес итеп урнаштырганда эш мәйданын һәм бүлмәне эффектлы кулану 

проект

3D модель

әзер чишелеш

Офис мәйданын арендага алу – теләсә кайсы компаниянең төп чыгымнарының берсе. Чөнки шәхси мәйдан булдыру да аз булмаган чаралар сорый. Еш кына айлык аренда бәясе барлык хезмәткәрләргә түләнә торган хезмәт хакы белән тәңгәл килә. Билгеле инде, хезмәткәрләр утыра торган офис мәйданын киметү юлы белән чыгымнарны да киметергә була (электр энергиясе, җылыту, җыештыру, агымдагы ремонт). Әлеге мәсәләне бүлмәдә җиһазларны дөрес итеп урнаштыруны проектлау юлы белән дә чишәргә мөмкин. 

Бүлмәдә җиһазларны дөрес итеп урнаштыру исәбенә эш урыннарын арттыру мисалы

БАШТАН…

бүлмә мәйданы 48 кв.м., эш урыны - 6

АННАРЫ…

1 вариант: бүлмә мәйданы 48 кв.м. эш урыны – 8
2 вариант: бүлмә мәйданы 48 кв.м. эш урыны – 8

Проект булдырганнан соң шул ук мәйданда эш урыннары 30% ка артты

Проект булдырганда җиһазларга чишелеш салына. Ул барлык офис процессын кечкенә генә мәйданга да урнаштырудан гыйбарәт. Шул ук вакытта хезмәткәрләргә уңайсызлыклар тудырмыйча һәм җитештерүчәнлеккә зыян салмыйча. Хезмәткәрләр өчен эш вакытында кирәк булган предметлар белән мәйданның һәр сантиметрын тутыру – гомуми мәйданга йогынты ясый. 

Җиһазларны уңайлы итеп урнаштыру белән бергә компаниянең корпоратив стиле дә саклана. 

Компаниянең фирма стиленә туры килә торган итеп төсле фасад һәм корпуслар кулану.

Интерьерда корпоратив стиль булдыру мөһим маркетинг ысулы. Ул Компания имиджы булдыруга да китерә. Кулланучылар өчен бу – компаниянең тотрыклылыгы һәм ышанычлылыгы күрсәткече булып тора.

НӘТИҖӘ: һәр проект уникаль һәм күпсанлы нечкәлекләрне исәпкә алып тормышка ашырыла. Ул һәр заказчы өчен шәхси якын килеп, офис киңлекләрен 30 % ка кадәр оптимальләштерү максатында башкарыла. 

Офиста эш киңлекләрен проектлауның төп бурычы –биредә эшләүче хезмәткәрләрнең җитештерүчәнлеген арттыруга китерүче эффектлы офис булдыру.   

Ә моның өчен оешмада хезмәт җитештерүчәнлегенә йогынты ясый торган берничә күңелсез факторларны булдырмаска кирәк:

  1. Хезмәткәрләр арасында артык һәм нәтиҗәсез аралашу
  2. Эш урынындагы тәртипсезлек
  3. Эш вакытын документлар эзләүгә әрәм итү
  4. Хезмәткәрләрнең психологик тискәре халәте
  5. Күпсанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык белешмәсе

Әлеге факторларны киметүгә китерүче җиһазлар чишелеше бар.

1. Хезмәткәрләр арасында артык һәм нәтиҗәсез аралашу

Эш өстәлләре арасына куела торган бүлгеләр атык аралашуларны булдырмый кала ала. Бүлгеләр булганда, эш урынында утырган хезмәткәрләр бер-берсен күрми яки сирәк күрә. Ни дә булса биргәндә яки хәл иткәндә, сөйләшкәндә аларга урыннарыннан торырга кирәк булла. Эшкә кагылышлы тема булмаганда, кеше һәр вакытта да урыннан тормый (уртача алганда, хезмәткәрләр үзара эшкә кагылмаган темаларга сөйләшеп көненә 1 сәгать вакыт әрәм итә, елга 252 сәгать яки 31 эш көне).   

Күзгә күренә торган һәм ишетелә торган комачаулыклырдан саклану.

Бүлгеләр эшкә игътибар туплауга китерә, моннан тыш монитор нурланышыннан саклый.

Тиз хәрәкәтләнә торган бүлгеләр, хәтта иң биекләре дә тавыштан саклый алмый. Әмма дөрес кулланганда, тавыш дулыннарын араларга яки өскә юнәлтә, кешегә комачаулауны киметә. 

Эш вакытында күзгә күренә торган һәм ишетелә торган комачаулыклыр

Алда утырган кешенең һәр хәрәкәте операторны җәлеп итә

Бүлгеләр булмау яки түбән корылмалар куллану кешегә тавыш дулкыннары һәм монитор нурланышын ача. 

Тоткарлыклар эшкә комачаулый. Тоткарлыклар ике төрдә була: күз беән күренә торган һәм акустик (тавыш). Күп кешеләр эштәге төп комачаулык тип аксутик тоткарлыкларны атый. Чынлыкта исә бу алай түгел. Төп тоткарлык – күзгә күренә торганы. Бу фикер алдагы мисал нигезендә гади итеп исбатлана. Сез бүлмәдә утырасыз, з тышта даими твыш. Сез аңа игътибар бирмисез, ул эшкә комачаулык тудырмый. Сезнең алдыгызда кеше басып торса, сез аның барлык хәрәкәтләрен дә күрәсез. Үзегез дә сизмәстән сез аның телефоннан сөйләшкән тавышына эштән бүленәсез (немец галимнәре исбатлаганча, эш көне вакытында хезмәткәрләр күзгә күренә торган комачаулыкларга 600 тапкыр эштән бүленә яки елга 40 сәгать яки 5 эш көне күләмендә).    

Күзгә күренә торган комачаулыкларны киметүе. өчен төрле биеклектәге шкаф һәм бүлгеләр кулланалар да инде.

2. Эш урынындагы тәртипсезлек

Эш урынындагы тәртипсезлек хезмәткәрнең тиешле документны эзләргә тоткан вакыты белән исәпләнә. (уртача алганда моңа көненә 15 минут яки бер елга63 сәгать яки 7,5 эш көне сарыф ителә). 

Төрле өстәмә элементлар ярдәмендә өстәлдәге тәртипсезлекне юк итәргә мөмкин.

өстәл җыелмасы

канцелярия кирәк-яракларын саклар өчен улак

кабель-канал

папкалар өчен ике яклы элмә киштә

струбциналарда универсаль киштә

өстәл җыелмасы һ.б.

3. Юк ителгән документлар һәм предметларны эзләүгә әрәм ителгән эш вакыты.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, документларны алу өчен шкаф янына бару-килүгә бер ел дәвамында эш вакытының ике атнасы сарыф ителә. Компания әлеге вакытны хезмәткәр тарафыннан файдалы итеп үткәрсен өчен ни кадәр акча сарыф итә соң? Әлегә бер хезмәткәр турында гына сүз бара. Әгәр андыйлар компания буйлап 30 яки 50 булса?

Эш урынында саклауны оештыру (кагыйдә: «кул сузымы ераклыгында»).

Көн дәвамында еш кирәк булган документларны эш урынында саклау вакытны экономияләргә һәм хезмәткәрнең оператив эшләвенә китерә.

4.Хезмәткәрләрнең психологик тискәре халәте. Төс һәм форма.

Офис интерьерының уйланылган төсе, шул исәптән җиһаз формалары һәм төсләре дә, компания имиджын булдыру өчен генә түгел, ә бәлки эш киңлекләрендә уңайлыклар булдыруда да мөһим. Җиһаз төсләре офиста аерым климат шартлары булдыра.

Әгәр дә интерьерда төсләр сайлаганда һәм җиһаз фасадларын һәм корпусларын төрлеләндергәндә ныклап уйланылса, хезмәт җитештерүчәнлеге арта

Хосусый һәм ялгыз калу шартларын булдыру

Һәркемнең дә, хезмәттәшенең кычкырып телефоннан сөйләшкәнен тыңлап, эштән бүленгәне бардыр. Эш вакытының һәр минутын нәтиҗәле итеп үткәрү өчен иң беренче кагыйдә - сөйләшүчегә дә, шул вакытта эшләүчегә дә туры килә торган уңай шартлар тудыру.

Хосусыйлык шартлары булмау психологик яктан талчыгуга китерә.

   

Компания хезмәткәрләре арасында лояль мөнәсәбәт булдыру.

Кешеләр күбрәк эш турында уйласын өчен, азрак кешеләр турында уйларга кирәк.

Комфортлы һәм уңай эш урыны. Анда талчыгу сизелми һәм көн саен рәхәтләнеп кире әйләнеп кайтасың. Сәламәт психологик халәт тудыру хуҗасының эш урынын яратуы турында сөйли; урынга ышанасың, аңа зур өметләр багълыйсың. Моны сизгән хезмәткәр үз компаниясен дә кайгырта башлый. 

5. Күп санлы вакытлыча эшкә яраксызлык белешмәсе.

Дөрес булмаган гәүдә тотышы нигә китерә?

  1. Тын алу бозыла, ә бу үпкәләрнең кечерәюенә китерә.
  2. Ми һәм тукымаларга кислород һәм кан килүне киметә.
  3. Эчәклекләр эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый, азык эшкәртү бозыла.
  4. Сеңерләрнең катуына һәм авыртуларга китерә.
  5. Мускулларның хроник тартылуына китерә.
  6. Тән тукымаларының тиз картаюына китерә.
  7. Умыртка баганасының тотрыклылыгын киметә, кәкрәюенә китерә.
  8. Мускулларның һәр вакыт тартылган булуы сәбәпле тиз талчыгуга китерә.
  9. Уйлау тизлегенә йогынты ясый, эшчәнлекне киметә. 
  10. Аркалар, баш һәм мускуллар авыртуына китерә.
  11. Йокы килүгә, игътибарны җәлеп итеп булмауга китерә.

Эргономика күзлегеннән дөрес дип сайланган эш урыннары төрле авыруларны киметәчәк, димәк вакытлыча эшкә яраксызлык белешмәләре дә кими дигән сүз. 

90º кагыйдә


НӘТИҖӘ: махсус җиһазлар ярдәмендә эш урынын һәм киңлекне дөрес планлаштыру юлы белән чишелеш табарга мөмкин. Офисны тотуга булган чыгымнарны киметеп, хезмәт җитештерүчәнлеген 30 % кадәр арттырырга мөмкин.

Бастырып чыгаруPDF йөкләргә